Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2025

Шамил Садыйков: «Татар-информ» - Татарстан мәгълүмат кырының нигезе

0

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы коллективын 35 яшьлек юбилее белән котлады һәм аның республика медиасистемасында төп ролен билгеләп үтте.

«Татар – информ» - Татарстан Республикасының бөтен мәгълүмат системасын тотып тора торган система барлыкка китерүче конструкция. 35 ел дәвамында нәкъ менә агентлык әлеге кырның нигезе булып кала», - дип ассызыклады ул.

Шамил Садыйков сүзләренчә, агентлык басмалары дөреслек эталоны булды: «Татар-информ» язганнарның барысы да хак. Әгәр вакыйга турында «Татар-информ» язган икән, димәк, бу чыннан да булган. Агентлык – республиканың барлык мәгълүмат киңлекләренең төп катнашучысы һәм үзәге», - дип билгеләп үтте ул.

Медиахолдинг җитәкчесе агентлык хезмәткәрләренә көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

«Коллективны бу мөһим көн белән котлыйм. Сез молодецлар. Һәр көнне, тәүлегенә 24 сәгать, атнага 7 көн сез безнең республика файдасына эшлисез», - диде Садыйков.

Эльза Кузнецова




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса