Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2025

Самара өлкәсендәге Курумоч аэропортында намаз бүлмәсе ачылды

0

Самара өлкәсендәге Курумоч аэропортында мөселманнар өчен намаз бүлмәсен ачу тантанасы булды. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

20 квадрат метр мәйданлы бинада тәһарәт алу һәм намаз уку өчен барлык кирәкле шартлар булдырылган. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен зоналарга бүленгән бүлмә келәмнәр белән бизәлгән һәм кондиционер белән җиһазландырылган.

Фото: © «Самара татарлары» сайты

Бүлмәне ачу тантанасында Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм Курумоч халыкара аэропорты башкарма директоры Михаил Берман катнашты.

Мөфти Талип хәзрәт Яруллин сөйләгәнчә, пассажирлар терминалындагы тикшерү зонасында намаз бүлмәсе булдыру – аэропорт җитәкчелегенең инициативасы. Быел март аенда уртак карар кабул ителгән. Бүген исә барлык таләпләргә җавап бирә торган заманча намаз бүлмәсе инде мөселманнарны кабул итәргә әзер. Бүлмәне төзү һәм җиһазландыру чыгымнарын тулысынча «Курумоч» аэропорты каплаган.

Тантана азагында намаз бүлмәсендә өйлә намазы укылды, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса