Казанда чыккан «Хәзерге заман азәрбайҗан хикәясе» антологиясе Бакуда тәкъдим ителде
Бакуда Татарстанның Азәрбайҗандагы даими вәкиллегендә Казанда «Язучы» нәшриятында чыккан «Хәзерге заман азәрбайҗан хикәясе» антологиясен тәкъдим итү кичәсе үтте. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичәдә китапка хикәяләре кергән күренекле азәрбайҗан язучылары Элчин Хөсәенбәйли, Әкбәр Кошалы, Натәван Дәмирчиоглу, Хөрмәт Кулиев, Илгар Түркоглу һәм әдәбият галиме профессор Гүллү Йологлу чыгыш ясады. Ахырдан Татарстанның Азәрбайҗандагы даими вәкиле Морат Гаделшин антологиянең ике карендәш халык арасындагы әдәби-мәдәни багланышларында зур вакыйга икәнлеген билгеләп үтте, язучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды, әлеге кичәне оештыручыларның берсе, «Каюм Насыйри халыкара институтының Бакудагы филиалы җитәкчесе Әлмира Юсефлигә тирән ихтирамын белдерде.
