Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2025

Синоптик Шувалов июньдә Татарстанда эссе һәм салкын дулкыннар көтелүе турында кисәтте

0

Якынча фаразлар буенча, безнең төбәктә июнь җылы булыр дип көтелә. Татарстанда уртача айлык һава температурасы нормадан бер-ике градуска югарырак булыр дип фаразлана. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Эссе һәм салкын дулкыннар күзәтеләчәк. Өстәвенә, чираттагы эссе дулкын, мөгаен, июньнең икенче декадасы башында килер. Ул 5 көннән 7 көнгә кадәр дәвам итәчәк. Аннан соң температура бераз түбәнәя, бу вакытта бераз явым-төшем көтелә. Мөгаен, явым-төшем нормадан азрак булыр», - дип сөйләде синоптик.

Алдагы җәйнең эссе һәм коры булачагын хәзер төгәл әйтү мөмкин түгел диярлек. Әмма аның җылы һәм, эссе дулкыннар килгәч, вакыт-вакыт бик җылы булуы ихтимал, дип саный Александр Шувалов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса