Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2025

Татарстан Рәисен сайлау датасын Дәүләт Советының 11 июньдәге утырышында билгеләячәкләр

0

Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унынчы утырышы 11 июньдә узачак. Анда депутатлар республика Рәисен сайлау датасын билгеләргә ниятли. Бу хакта бүген парламент президиумы утырышында билгеле булды.

«Быелның сентябрендә Татарстан Рәисенең вәкаләтләр срогы тәмамлана. Закон буенча, республика дәүләт хакимияте органнарына сайлауда тавыш бирү көне - сентябрьнең икенче якшәмбесе, анда әлеге органнарның вәкаләтләр срогы төгәлләнә», – дип белдерде ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

Сайлау законнары таләпләре нигезендә, сайлауларны билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш, дип билгеләп үтте ул.

«Безнең очракта бу - 5 июньнән 15 июньгә кадәр. ТР Конституциясе буенча, Татарстан Рәисен сайлау республика Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә», - дип ачыклык кертте Маврина.

Утырышның көн тәртибенә барлыгы 30 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән депутатлар республиканың 15 закон проекты турында да фикер алышачак. Алар барысы да беренче укылышка тәкъдим ителә.

Аерым алганда, парламентарийлар 2024 елда Татарстан бюджетлары һәм Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды үтәлеше, 2025 елга һәм 2026-2027 елларның план чорына ТР бюджеты, салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турындагы законнарга үзгәрешләр кертә торган канун проектларын караячак.

Моннан тыш, беренче укылышка оешмалар мөлкәтенә салым, Татарстан Республикасында җирле үзидарә, ТР Дәүләт Советы депутаты статусы, ТР Дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру, гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, ТР Иҗтимагый палатасы, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турындагы законнардагы үзгәрешләр белән бәйле канун проектлары әзерләнгән.

Депутатлар шулай ук ТР Министрлар Кабинетының республикада яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турында докладын, ТР Хисап палатасы эшчәнлеге хакындагы хисапны, ТР Рәисе каршындагы Эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2024 елдагы эш нәтиҗәләре турында мәгълүматын тыңлаячак.

Хөкүмәт сәгате кысаларында республика вәкиллекләре эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса