Марсель Миңнуллин: Татарстан халкына бергәләп сәламәт яшәү рәвешен сайларга ярдәм итәбез
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын юбилее белән котлап, уртак эшнең мөһимлеген һәм файдасын искәртте.
«Татар-информ»ны инде күп еллар дәвамында даими рәвештә укыйм, ул - республикабызның төп мәгълүмат агентлыгы. Биредә безнең тармакка кагылышлы яңалыклар, аналитик материаллар дөнья күрә, медицина белгечләре, сәламәтлек саклау системасын оештыручылар катнашында матбугат конференцияләре үткәрелә. Мәгълүмат агентлыгын 35 еллыгы белән тәбрик итәм! Медицинага, беренче чиратта, авыруларны профилактикалауга, диспансеризацияне популярлаштыруга багышланган материалларыгыз өчен зур рәхмәт. Без бергәләп халкыбызга сәламәт яшәү рәвешен сайларга ярдәм итәбез!» - дип билгеләп үтте Татарстан сәламәтлек саклау министры.
