Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2025

Татарстан Гидрометеоүзәге республикада җәен һава торышы нинди булачагы турында сөйләде

0

Россия Гидрометеоүзәге фаразына караганда, Татарстанда июнь аенда уртача айлык температура нормадан бер градуска югарырак булыр дип көтелә, ул республика буенча 17,8 градус тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, июнь аенда безнең төбәктә явым-төшем күпьеллык нормага якын булыр дип көтелә, ул Казанда – 57, республикада 60 миллиметр тәшкил итә.

«Июнь һәм июль – елның иң яңгырлы айлары. Иң күп явым-төшем, гадәттә, июль аенда күзәтелә», - дип искәртте Гоголь.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, Татарстанда июль һәм август айларында температура нормадан бер градуска югарырак булыр дип фаразлана. Татарстанда июль аенда уртача айлык һава температурасы - 19,9 градус, ә августта 17,7 градус тәшкил итә. Җәй айларында явым-төшем (июльдә – 56, августта - 54 миллиметр) климат нормасы чикләрендә көтелә. Төгәллек кертелгән фаразлар һәр ай башында тәкъдим ителәчәк, дип искәртте Гоголь. Гомумән, аның сүзләренчә, җәй эссе булачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса