Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2025

Казанда юл-транспорт һәлакәтендә авыр җәрәхәтләр алган яшүсмер хастаханәдә үлгән

0

Бүген төнлә Казандагы массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә авыр җәрәхәтләр алган «Лада Гранта» пассажиры 15 яшьлек малай вафат булган. Бу хакта «Татар-информ»га Казан Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

«Татар-информ» агентлыгы Оренбург трактында авариягә алты автомобиль эләгүе турында хәбәр иткән иде. МАЗ йөк машинасы «Лада Гранта»га килеп бәрелгән, ә аннары инерция буенча алда баручы Tank, Toyota, Tank һәм Kia Seltos автомобильләренә. Бәрелешүдән соң «Лада» түбәсенә әйләнеп каплана.

Зыян күрүчеләрне РКБга китергәннәр – ике ир-ат һәм бер хатын-кыз. Зыян күрүчеләрнең берсе баш җәрәхәтләре белән кома хәлендә булган, аңа карап торышка 20-25 яшь. Хастаханәгә аның әтисе килгәч кенә, аңа нибары 15 икәнлеге аңлашыла.

«Яшүсмер бик авыр хәлдә иде, кичен аңа безнең табиблар операция ясады һәм төнлә Балалар Республика клиник хастаханәсенә күчерделәр», - дип сөйләделәр Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» агентлыгына Республика балалар клиник хастаханәсендә сөйләүләренчә, операциядән соң зыян күрүченең хәле бик авыр була, үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратында ята, комада була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса