Чаллы табибы Казан - Анталья төнге рейсы вакытында пассажирны коткарган
Чаллы реаниматологы Марат Альмакаев Казан – Анталья төнге рейсы вакытында самолетта пассажирны коткарган.
Һавага күтәрелгәннән соң бер сәгать узгач, ир-атның хәле начарайган.
«Мин хатын-кызның иремә табиб кирәк дип кычкырганын ишеттем. Стюардессалар әрле-бирле йөргән урынга килгәч, урта яшьләрдәге ир-атны күрдем. Ул агарынган иде, тирә-юньдәгеләргә илтифат итми, кан басымы төште, брадикардия башланды. Ир-ат аңын югалта башлады», - дип сөйләде табиб.
Ир-атның хәлен һуштан язу дип бәяләп, доктор ярдәм күрсәтергә керешә.
Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсендә белдерүләренчә, 10 минуттан пассажир аңына килә: кан басымы нормальләшә, йөзе алсулана, сөйләме кире кайта. Соңрак ачыкланганча, ир-атның йөрәге зәгыйфь, ә 2017 елда ул инфаркт кичергән була.
