Кыргызстанда Рөстәм Миңнехановны милли тәм-том белән каршы алдылар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанга эш сәфәре белән килде. Аны самолет баскычы янында кыргызлар кадерле кунакларга бирә торган милли тәм-том - боорсок белән каршы алдылар.
ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында әлеге очрашудан фото урнаштырган. «Без чәкчәкне генә яратмыйбыз. Кыргызстанда кунакларны самолет янында милли тәм-том - боорсок белән каршы алалар. Бу - төче камырдан пешерелгән сумса. Аны балга манып ашыйлар. Барыбер чәкчәк килеп чыга», - дип язган Галимова.
