Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2025

Мамадыш районында «Нурлы алан» профильле лагеренең беренче сменасына старт бирелде

0

Мамадыш районындагы «Кама» лагеренда беренче профильле смена – «Нурлы алан»га старт бирелде. Аның төп максаты ял итүчеләрне татар теле, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән якыннан таныштыру. Биредә быел Россиянең 11 төбәгеннән 150дән артык бала ял итә, дип хәбәр итә НТ.

Тантаналы ачылышка район башлыгы Вадим Никитин да килгән, ул балаларга яхшы ял итүләрен теләгән.

«Сезнең өчен безнең лагерьда барлык шартлар да тудырылган. Ял бик яхшы үтәргә тиеш. Ә бәлки киләсе елларда бер генә смена түгел, ә ике смена ясаргадыр?» - дигән ул.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова лагерьда балалар яңа дуслар гына табып калмыйча, татар мәдәнияте турында да күп яңалыклар белә алачакларын билгеләп үтте.

«Монда илебезнең төрле төбәкләреннән яңа дуслар табу мөмкинлеге зур. Ә иң мөһиме сез үзегезнең мәдәниятегез турында күп яңалыклар белерсез. Яхшы яллар сезгә», - диде ул.

Смена 18 көн дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә балаларны дәресләр генә түгел, экскурсияләр, спорт ярышлары һәм, әлбәттә, яңа дуслар көтә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса