Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2025

Пермь крае Тор-Түз авылында «Тукай аланы» ачылды

0

Пермь крае Кунгур районы Тор-Түз (Усть-Турка) авылында Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Тукай аланы» милли-мәдәни паркы ачылды. Бу хакта «Тукай дөньясы» сайтында хәбәр ителә.

Парк авыл мәктәбенең төзекләндерелгән ишегалдын биләп тора. Биредә күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайга бюст һәм аның танылган әсәрләрендәге геройларны сурәтләгән сынлы композицияләр урнашкан.

Мәктәп ишегалды территориясен милли-мәдәни парк итеп төзекләндерү эшләре 2024 елда башлана. Аны ачу тантанасында Премь крае, Кунгур районы хакимиятеннән, милли-мәдәни һәм дини оешмалардан бик күп кунаклар катнашты. Тасманы кисү хокукы мәктәп директоры Илзә Йосыпова һәм алдынгы укучы Әнвәр Хавыевка бирелде.

Мәктәп укучылары Тукайның һәйкәле янында аның шигырьләрен укыды. Программаның концерт өлеше үзешчән коллективлар катнашында авылның мәдәният йортында дәвам итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса