Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2025

Иртәгә казанлыларны милли музыка концертына чакыралар

0

Иртәгә, 25 июньдә, Казанда «Мәдәни чәршәмбе. Урын гение». Татар коллективлары П.И.Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбенең җәйге ишегалдында чыгыш ясаячак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан халкы өчен милли музыка концертында «Хыял» һәм «Болгар Кызлары» триосы үз әсәрләрен башкарачак, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсендә.

Концерт Горький урамы, 22 адресы буенча 18:30 да башлана. Керү ирекле.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, проект кысаларында шәһәрнең төрле районнарында 78 тематик вакыйга планлаштырылган. Концертлар Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе ишегалдында, шулай ук «Крылья Советов» паркларында, Урицкий исемендәге, Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортлары янында, Арт-үзәк каршындагы мәйданда һәм Тимер юлчылар мәдәният йорты каршында узачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса