Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2025

Коробченко: Татарстан җиңел сәнәгате – Россиядә иң куәтлеләрнең берсе

0

Татарстан җиңел сәнәгате бүгенге көндә Россиядә иң куәтлеләрнең берсе. Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм концерты алдыннан белдерде.

«Республикада җитештерелгән продукция әйләнеше 15 миллиард сумга якын. Һәм ул елдан-ел арта бара. Быел без инде 50 процентка үстек», - дип белдерде министр.

Аның сүзләренчә, җитештерүчеләргә чит ил товарлары белән көндәшлек итү авыр, әмма министрлык, республикада барлык кирәкле җитештерүләр булсын өчен, бар төрле юнәлешләргә дә ярдәм итәргә әзер.

Пандемия чорында медикларга беренче булып нәкъ менә җиңел сәнәгать ярдәм итте, дип искәртте Коробченко. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстан хезмәткәрләре махсус хәрби операция өчен костюмнар һәм челтәрләр тегә.

«Хезмәтегез өчен рәхмәт», – дип йомгаклады Коробченко һәм предприятиеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса