Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2025

Ринат Садыйков: Анапада диңгездә коену буенча чикләүләр бетәр дип өметләнәбез

0

Анапада мазут агызылганнан соң диңгездә коену буенча кайбер чикләүләр гамәлдә, шуңа күрә хәзер лагерьларда булган Татарстан балалары анда коена алмый. Әмма алар өчен бассейннар әзерләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ»ның «12 кат» проектында баш мөхәрриргә биргән интервьюсында ТР яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков хәбәр итте, дип яза агентлык хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Кара диңгез яр буендагы лагерьларда беренче сменалар инде башланды. Кырымда диңгездә коену буенча бернинди чикләүләр юк. Анапада комлык зонасында һәм диңгездә чикләүләр бар. Алар җәй уртасында бетәр дип өметләнәбез. Хәзер диңгездә коенырга ярамый, әмма бассейннар каралган. Бу балаларны җибәргәндә безнең шартларның берсе иде», – дип белдерде министр.

Аның сүзләренчә, Анападагы лагерьларда ял итүче балалар өчен барлык иминлек шартлары да тудырылган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса