2026 елда Бөтенроссия авыл Сабан туеның кайда узачагы билгеле
2026 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсенең Кече Труев авылында узачак. Бу хакта бүген Киров өлкәсе Нократ аланында үткән XV Бөтенроссия авыл Сабан туенда әйттеләр.
Киров өлкәсенең губернаторы Александр Соколов Сабантуйның күчмә символы - тулпар ат истәлекле бүләген Пенза өлкәсенең губернаторы Олег Мельниченкога тапшырды.
«Киләсе авыл Сабан туеның Пенза өлкәсендә узуы белән мин бик горурланам. Сабантуй ул - авыл эшчеләре, икмәк үстерүче һәм безнең икътисадка булышучылар кешеләрнең бәйрәме», – диде ул.
