Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2025

Татарстан тизйөрешле автомобиль юллары буйлап БРИКС автойөреше маршрутына керәчәк

0

9-15 августта Екатеринбургтан Мәскәүгә тизйөрешле автомобиль юллары буенча БРИКС автойөреше узачак. Анда катнашучылар Екатеринбург – Дүртөйле – Казан -Түбән Новгород – Суздаль - Мәскәү маршруты буенча барлыгы 1,6 мең километрдан артык юл үтәчәк, дип хәбәр итә «Автодор» дәүләт компаниясе матбугат хезмәте.

«Автоузыш маршруты ике этаптан («Екатеринбург-Казан» һәм «Казан – Мәскәү») тора. Тукталышлар Екатеринбург, Дүртөйле, Казан, Түбән Новгород, Суздаль һәм Мәскәүдә оештырылачак», - диелә хәбәрдә.

«Яшьләр» этабына Екатеринбургта старт бирелә. Әлеге маршрут буенча автойөрештә Россия университетларында белем алучы БРИКС+ илләре студентлары катнаша. Студентлар Казанда финишка килеп җитәчәк.

Икенче этап - «Казан – Мәскәү» – чит ил эшлекле бергәлеге вәкилләре өчен каралган автоузышның бер өлеше. Анда БРИКСта әгъза булып торучы 15 илдән һәм чакырылган дәүләтләрдән 30дан артык төзелеш, инфраструктура, логистика, нефть-газ компанияләренең топ-менеджмент вәкилләре катнашачакларын раслады инде. Алар арасында Бразилия, Чили, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан, Нигерия һ.б. илләр бар.

Автойөреш вакытында төзелеш, логистика һәм финанс оешмалары вәкилләре Россия инфраструктурасы һәм Екатеринбург – Мәскәү маршруты уза торган сигез төбәкнең мәдәнияте белән танышачак.

Свердловск өлкәсе, Башкортстан, Татарстан, Түбән Новгород һәм Владимир өлкәләрендә Россия төбәкләренең сәүдә-сәнәгать, инвестицион һәм туристик потенциалын тәкъдим итү буенча эшлекле һәм мәдәни чаралар планлаштырылган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса