Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2025

Фәрит Мөхәммәтшин: Быелгы сайлау кампаниясе безнең өчен бик җаваплы

0

Татарстанда сайлаулар – алдагы биш елга республика үсешен билгеләячәк төп вакыйга. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент президиумы утырышында белдерде.

«Бу сайлау кампаниясе безнең өчен бик җаваплы. Алдагы биш елга Татарстан Рәисен һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарыннан 7,5 мең депутат сайлыйбыз. Сайлау кампаниясе сайлаучыларның актив катнашында уңышлы узарга тиеш. Муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә катлаулы бурычларны хәл итә алырлык кешеләр тәкъдим ителергә тиеш», - диде ул.

Мөхәммәтшин ассызыклаганча, барлык дәүләт хакимияте органнары сайлау кампаниясендә актив катнашырга тиеш. Ул шулай ук халык белән аңлату эшен көчәйтергә өндәде.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә ТР Рәисе вазыйфасына дүрт кандидатны тәкъдим итү турында документлар килде.

«Бердәм Россия» партиясе республиканың гамәлдәге Рәисе Рөстәм Миңнехановны, ЛДПР Татарстан бүлеге координаторы, ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Йосыповны, КПРФ ТР Дәүләт Советында партия фракциясе җитәкчесе, республика комитетының беренче секретаре Хафиз Миргалимовны, «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе» төбәк бүлеге идарәсе рәисе Виталий Смирновны тәкъдим итте.

Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, Татарстанда өч сайлау кампаниясе узачак: ТР Рәисен, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын, шулай ук 18 нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын сайлау.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса