Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Юрист Соловьев укытучыга бирелгән нинди бүләк ришвәткә тиңләнергә мөмкин икәнен аңлатты

0

Укытучыга бирелгән бүләкне ришвәткә тиңләмәсеннәр өчен, аның бәясе 3 мең сумнан артмаска тиеш. Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«РФ Гражданнар кодексының 575 маддәсе нигезендә, мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә алар тәрбиясендәге гражданнар, шулай ук әлеге гражданнарның туганнары тарафыннан бәясе өч мең сумнан артмаган гадәти бүләкләрдән тыш, башка бүләкләр бирергә рөхсәт ителми», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул билгеләп үткәнчә, бүләк тапшырган өчен бүләкләнүчедән йөкләмәләр көтсәләр, ул бүләк ришвәт дип саналачак.

«Әгәр дә бүләкне теге яки бу затның турыдан-туры хезмәт вазифаларын башкаруга бәйле рәвештә яки конкрет гамәле яисә берни дә эшләмәгәне өчен тапшырсалар, ул бүләк булудан туктый һәм, бәясенә карамастан, ришвәткә әверелә», - дип искәртте юрист.

Соловьев билгеләп үткәнчә, җинаять кануннары ришвәткә тиңләргә мөмкин булган законсыз бүләкнең минималь күләмен билгеләми.

«Ришвәт алу, шәхсән яки арадашчы аша күләме 10 мең сумнан артмаган ришвәт бирү вак ришвәтчелек булып санала, аның өчен ике йөз мең сумга кадәр штраф яки бер елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган», – дип кисәтте спикер.

Шул рәвешле, аның сүзләренчә, Укытучылар көнендә чәчәк яки зур булмаган бүләкләр бирергә мөмкин, ләкин мөгаллим теге яки бу укучының хулиганлыгына күз йомсын яки фәнне начар белсә дә яхшы билгеләр куйсын өчен түгел, ә бәйрәм яки юбилей уңаеннан. Шул ук вакытта, аның бәясе 3 мең сумнан артмаска тиеш.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса