Россия Хөкүмәте илгә кайтырга теләүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырачак
Россия Федерациясе Миграция сәясәтенең яңартылган концепциясендә элек илдән киткән гражданнарны кире кайтару өчен уңайлы шартлар тудыру турындагы пункт сакланып калган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Россия Президенты Владимир Путин раслаган яңа концепция миграция өлкәсен үстерүнең төп максатларын, бурычларын һәм юнәлешләрен билгели дип искәртеп үткән иде. Концепция тексты нигезендә, дәүләтнең миграция сәясәте иҗтимагый тормышка табигый рәвештә кушылырга һәм Россия җәмгыятенең тулы хокуклы катнашучысы булырга сәләтле кешеләрнең Россиягә ирекле күчеп килүенә ярдәм итәргә тиеш.
«Миграция сәясәте уңай социаль элемтәләр системасына табигый рәвештә кушылырга һәм Россия җәмгыятенең тулы хокуклы әгъзалары булырга сәләтле затларны (шул исәптән илдән китүчеләрне дә) ирекле рәвештә Россиягә кайтару өчен уңайлы режим булдыруга юнәлдерелергә тиеш», – диелә документта.
Билгеләп үтелгәнчә, яңа концепция, нигездә, 2019-2025 елларда гамәлдә булган элеккеге редакция нигезләмәләрен дәвам итә. Анда дәүләт, иҗтимагый һәм шәхси мәнфәгатьләр арасындагы балансны, шулай ук төрле максатлар белән Россиягә килүче чит ил гражданнары өчен илнең ачыклыгын саклау зарурлыгы искәртелә.
Аерым билгеләп үтелгәнчә, Россия аның законнарын, мәдәниятен һәм табигый ресурсларын хөрмәт итүчеләр өчен ачык булып кала, шулай ук ил төбәкләренең этномәдәни күптөрлелегенә хөрмәт белән карый.