Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2015

Татарстанда пиротехникадан бер бала зыян күргән

0

Татарстанда пиротехника белән саксыз эш итү аркасында өч кеше зыян күргән. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр арасында – 8 яшьлек малай, 19 яшьлек егет һәм 29 яшьлек ир-ат бар. Бәхетсезлек очраклары 18, 26 һәм 28 декабрьдә Казан, Чаллы һәм Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында булган.

Бите һәм муены пешкән малай Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән. Ул "Карсар-1" петардасыннан зыян күргән.

Бармакларын җәрәхәтләгән 19 яшьлек егеткә Чаллы хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәтелгән.
Зыян күрүчеләрнең өченчесе, кул бармакларын пешергән ир-ат, Әлмәт хастаханәсендә дәваланган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса