Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2025

Лениногорск районында Җәүдәт Дәрзаманны искә алдылар

0

Лениногорск районының Сугышлы авылында шагыйрь Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел тулуга багышланган чара узды. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.

Чарага Казан, Чаллы, Әлмәт язучылары килде. Лениногорск төбәгенең «Чишмә» әдәби берләшмәсе әгъзалары, Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова катнашты.

Әдәби-музыкаль кичәдә катнашкан татар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат өчен Сугышлы авылы һәм Җәүдәт Дәрзаман үзе бик тә кадерле икән. Алар баҗайлар булып гомер иткәннәр. Газинур әфәнденең беренче хатыны белән Җәүдәт Дәрзаманның хатыны Тәслимә апа бертуганнар булган.

«Без Җәүдәт абый белән туган, фикердәш булып яшәдек. Аның язучылык сәләтеннән тыш, ораторлык сәләте булуы белән дә сокландыра иде. Диктор иде ул. Төрле яшьтәге мәктәп укучыларын чыгышларында үзенең авызына каратып тота иде. Чын мөгаллим булды. Ул - олы яшькә җиткәч тә, күңелендә сабыйлыгын саклап калган кеше, чиста саф күңелле. Аның әсәрләрен балалар яратып укыйлар, ятларга да җиңел», – дип сөйләде чыгышында.

Сугышлы авыл башлыгы Альбина Зиатдинова авыл белән, аның геройлары, шагыйре белән горурлануын әйтте.

«Җәүдәт абыйның «Солдатта булдым» дигән шигырьне балачактан өйрәнеп үстек. Еллар узгач, аның туган авылы Сугышлыга килеп эшли башлагач, миндә зур бер горурлану уянды. Моңарчы туган авылымнан – Гәрәй Рәхим белән горурлана идем, ә биредә – Җәүдәт Дәрзаман белән. Ул – Сугышлы авылын танытты. Шагыйрьнең бертуган сеңелесе Халидә апага без бик зур рәхмәтле. Аның белән аралашып торабыз. Ул Җәүдәт аганың бик күп шәхси әйберләрен тапшырды», - диде.

Сугышлы авылы китапханәсенең бер почмагы Җәүдәт Дәрзаманга багышланган. Монда аның шәхси әйберләре, китаплары куелган, әйтерсең, музей бүлмәсе. Сүз уңаеннан, шагыйрь – 20дән артык китап авторы.

11нче гимназиянең укучылары шагыйрь Җәүдәт Дәрзаманның шигырьләрен сөйләде, җырлар башкарды, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса