Татарстан Президенты кечкенә әлмәтленең хыялын тормышка ашырачак
“Эфир” телеканалында барган “Тема” тапшыруының туры эфирында Рөстәм Миңнеханов 7 яшьлек әлмәтлегә вәгъдә бирде.
Кичә кич Татарстан Президенты “Тема” тапшыруында кунак булды, сорауларга җавап бирде һәм 2016 елга планнары белән уртаклашты. Алып баручылар Рөстәм Миңнехановка Кыш бабай булырга тәкъдим ясадылар һәм 7 яшьлек әлмәтленең хатын укыдылар. Бала Яңа елга үзенә һәм сеңлесенә тимераяклар сораган. Президент аларның хыялын тормышка ашырырга вәгъдә бирде.
– Кызганыч, бу хат миңа иртән үк эләкмәде. Мин шул якларда эшлекле сәфәрдә идем. Әмма мин Әлмәт район башлыгы белән элемтәгә керермен һәм малайның теләген үтәүләрен сорармын, – диде Рөстәм Миңнеханов.
