Күренекле түрә яраланган
Аны хастаханәгә озатканнар.
РФ вице-премьеры Дмитрий Рогозин утлы коралдан атып аягын яралаган. Гадәттән тыш хәл тирда күнегүләр уздырган вакытта булган, дип җиткерә "Интерфакс".
"Дмитрий Олегович ялгыш кына аягын яралады, хәзер Мәскәүдәге хастаханәдә дәвалана. Сәламәтлеге куркыныч тудырмый", – дип шәрехли басма мәгълүмат әлеге хәлне үз чыганакларына таянып.
Интертат.ру
