Татарстанда карлы һәм салкын көн көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 30 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республиканың күпчелек районнарында бераз кар явуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Юлларда – бозлавык.
Татарстанда уртача һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 10-15, аязган вакытта 20 градус салкын булачак. Казанда – 11-13 градус салкын
