Сөйгәнем Фәридәгә
Яратасаңмы, дип сорама син,
	Мин җилләргә чәчмим хисемне.
	Шуны аңла: миңа чиксез рәхәт,
	Ишетү дә синең исемне.
	
	Яратасаңмы, дип сорама син,
	Җавап бирмәү минем үз эшем.
	Син бит минем, җаным, эчәр суым,
	Бәхетемә тигән өлешем.
	
	Яратасаңмы, дип сорама син,
	Яши-яши үзең аңларсың.
	Шуңа ышан: син миңа бердәнбер
	Һәм бары БЕР булып каласың!
Фәнис Мөхәммәтҗанов.
Фото: http://new.stihi.ru/pics/2014/10/27/6649.jpg
