Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Лениногорскида элеккеге балалар поликлиникасын тулай торак итеп ремонтларга җыеналар

0

Лениногорскида элеккеге балалар поликлиникасы бинасын ремонтлап, реконструкция ясап, тулай торак итеп үзгәртергә җыеналар. Бу хакта Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов Телеграм-каналында хәбәр итте, – дип яза «Заман сулышы».

«2026 елда республика җитәкчелеге ярдәмендә шәһәр инфраструктурасын яңарту буенча яңалыклар белән бүлешәм. Яңа балалар поликлиникасы ачылганнан соң, аның Кутузов урамы, 3 нче йортта иске бинасы буш калды. Без аны шәһәр өчен мөһим булган яңа функция белән тормышка кайтарабыз: Лениногорск нефть техникумының тулай торагы өчен капиталь ремонт ясый башлыйбыз.

Бу максатларга республика бюджетыннан 160 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Монда тулысынча, барысы да үзгәрәчәк, шулай ук территория дә төзекләндереләчәк. Уңайлы шартлары булган тулай торак чит шәһәр абитуриентларын җәлеп итү өчен тагын бер мөмкинлек булыр. Татарстан җитәкчелегенә һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка ярдәм өчен зур рәхмәт», - дип хәбәр итте район башлыгы.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса