Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2025

Казанның төп чыршысында Яңа ел утлары 23 декабрьдә кабыначак

0

23 декабрьдә «Казан» гаилә үзәге янында шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы була. Яңа ел чыршысының биеклеге 35 метрга җитә, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Бәйрәм тантанасында шәһәр халкына, кунакларга интерактив тамаша әзерләнә, ачык һавада «Кышкы пейзажлар» күргәзмәсе, мәйданда бәйрәм рухында сәүдә рәтләре эшләячәк.

Интерактив тамаша гаилә кыйммәтләренә нигезләнгән бәйрәм программасыннан гыйбарәт, ди оештыручылар.

Моннан тыш, ачылу тантанасында бәйрәм рухында сәүдә рәтләре шәһәр символикасы белән бизәләчәк. Күргәзмә стендларында Казан Музей комплексы фондларында саклана торган Әмир Мәҗитов, Илдар Зарипов, Мәхмүт Усманов, Валерий Родионов, Рөстәм Хуҗин картиналарының репродукцияләре күрсәтеләчәк.

Чыршы ачылышы 18:00 сәгатьтә башлана.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса