Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2025

2025 елда Татарстан бюджеты керемнәре 21,4 миллиард сумга арттырылган

0

Быел Татарстан бюджеты керемнәре - 21,4 миллиард, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 18 миллиард сумга арттырылган. Бүген ТР Дәүләт Советының 17нче утырышында депутатлар 2025 елга һәм 2026-2027 елларның планлы чорына ТР бюджеты турындагы закон проектындагы үзгәрешләрне хуплады.

«Салым булмаган керемнәр күләмен 667 миллион сумга арттырырга тәкъдим ителә. «Кире кайтарылмый торган кертемнәр» бүлеге федераль бюджет хисабына 3,4 миллиард сумга арттырылды. Үзгәрешләр 56 юнәлешкә кагыла», - дип сөйләде ТР финанс министры Марат Фәйзрахманов.

Республика бюджетының чыгым өлешен 21,4 миллиард сумга арттырырга тәкъдим ителде.

Шул рәвешле, 2025 елга Татарстан Республикасы бюджетының керемнәре 597,8 миллиард, чыгымнары 615,1 миллиард сум булыр дип фаразлана. Дефицит үзгәрми, ул 17,3 миллиард сум тәшкил итә. Шулай ук 2026 һәм 2027 елларга бюджет параметрлары да үзгәрми.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса