Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2025

Казанның сәүдә үзәкләрендә Яңа ел уңаеннан «Казан кыздыра!» флешмоблары үткәрелә

0

Казанның зур сәүдә үзәкләрендә Яңа ел уңаеннан «Казан кыздыра!» флешмоблары үткәрелә. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Кыш Бабай һәм Кар кызы шәһәр халкын бәйрәм белән котлаячак. Шулай ук барабанчылар тамашасы, музыкаль чыгышлар, барлык катнашучылар өчен истәлекле сувенирлар, бүләкләр уйнату каралган.

Массакүләм бәйрәм акциясе 25–30 декабрь көннәрендә түбәндәге адреслар буенча урнашкан алты сәүдә комплексында оештырыла:

25 декабрьдә – Павлюхин урамы, 91;

26 декабрьдә – Җиңү проспекты, 141;

27 декабрьдә – Ямашев проспекты, 46;

28 декабрьдә – Ибраһимов проспекты, 56;

29 декабрьдә – Николай Ершов урамы, 62;

30 декабрьдә – Җиңү проспекты, 91.

Чараларның барысы да 16:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса