Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Данис Шакиров: Татар теле һәм әдәбияты укытучылары – безнең таяныч, безнең терәк!

0

17-20 декабрь көннәрендә Чувашия Республикасында урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен тәүге тапкыр Бөтенроссия «Татар теле – халкым теле» масштаблы иҗади конкурс һәм семинары узды. Әлеге чара татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә татар теленең дәрәҗәсен, абруен күтәрүгә, татар яшьләрендә туган телебезгә карата тирән ихтирам хисләре тәрбияләү, аларның татар телендә сөйләшүне үзләренең намус эше итеп кабул итүен тәрбияләү максатыннан оештырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иҗади конкурс һәм семинар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Чувашия Республикасы Батыр муниципаль округы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, «Сәләт» яшьләр үзәге, Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды, «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәге тарафыннан оештырылды. Биредә Россия Федерациясенең 13 төбәгеннән, Татарстан Республикасының 20 гә якын районнарыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды. Чарада мөхтәрәм кунаклар да катнашты.

«Шушы чара Татарстанның Кызыл Чишмә белән гел бергә булуына бер дәлил, бер нигез булып тора! Бүгенге көннәрдә бәйгеләр бик күп, ләкин бу иҗади конкурс һәм семинар – халыкчан проект, тулы бер аерым хәрәкәткә әверелде һәм төрле төбәкләрне киң колачлады. Монда, Батыр районында, бары тик батыр йөрәклеләр, кыюлар гына җыела, бу шундый урын. Һәрберегезгә аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бу чарада катнашу сезнең заман белән бергә атлавыгызны күрсәтә. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары – безнең таяныч, безнең терәк!» – дип ассызыклады ачылу тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Проект ике этаптан торды: беренчесе читтән торып катнашу этабында мөгаллимнәр иҗади эшләрен, ягъни резюме, эссе һәм татар халык иҗаты һәм гореф-гадәтләре мотивларын кулланып, уен форматында татар теленә өйрәтү сценариен җибәрде. Аның нәтиҗәләре нигезендә 5 җиңүче сайлап алынды.

Финал этабы һәм бүләкләү тантанасы 17-20 декабрь көннәрендә Чувашия Республикасы Батыр муниципаль районының Кызыл Чишмә авылында урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә узды. Бу урын очраклы гына сайланмаган: үзәк күрше төбәкләрдәге татар торак пунктлары өчен үзенчәлекле географик һәм мәдәни үзәк булып тора. Соңгы этапта финалистлар «Татар теле йолаларда яши – уеннарда чарлана» темасына багышланган ачык дәресләр тәкъдим итте.

«Әлеге конкурс һәм семинар беренче тапкыр гына уздырылса да, без аның дәвамлы, нәтиҗәле, уңышлы булуын теләп калабыз. Төрле регионнардан бик матур эшләр килде, ерак араларны якын итеп килгән укытучыларыбызга рәхмәт белдерәбез, алар һәрвакыт безнең төрле конкурсларда, чараларда катнашып, үзләренең өлкәләрендә милләтебезне үстерүче вәкилләребез», – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара бүлек җитәкчесе Гөлия Мусина.

Чарада 100 дән артык кеше катнашты:

-5 читтән торып ярышу этабында җиңүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

-50 татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

-50 мәктәп укучысы.

Укытучылар һәм укучылар өчен дә бай программа, төрле остаханәләр һәм чаралар әзерләнгән иде. 4 көн дәвамында алар өчен аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булдырылды. Финалистларның дәресләре түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: дәрес төзелешенең камиллеге; интерактив булуы; проблемалы ситуацияләр куелуы һәм аларның чишелеше; сөйләм теленең камиллеге, төгәллеге, укучыларга үрнәк сөйләм булуы; иҗадилык яки киресенчә төгәл кыска җиткерә белү; дәреснең максаты һәм аңа ирешү дәрәҗәсе; дәреснең эчтәлегенең байлыгы, мавыктыргыч булуы; татар телен татар мирасын кулланып уен/уеннар форматында өйрәтү дәрәҗәсе; мәгълүматны укучыларга җиткерә алу осталыгы; укучыларның дәрестәге күтәренке рухы, игътибары, кызыксынуы.

I Бөтенроссия «Татар теле – халкым теле» масштаблы иҗади конкурс һәм семинарының җиңүчеләре: Роза Айзатуллова, Чувашия Республикасы Батыр муниципаль округының беренче номерлы Шыгырдан урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы; Ризәлә Гыйләҗева, Сәләт «Алмагач» мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы; Энҗе Җәләлова, ТР Чүпрәле муниципаль районы «Иске Чүпрәле Беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе» татар теле һәм әдәбияты укытучысы; Гөлсара Хатиуллина, Марий Эл Республикасы Морки районы Нурумбал гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы; Лилия Ибраһимова, Казан шәһәре Совет районының 183 нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

«Безнең телебез камилләшсен, үссен, милләтебез дәвамлы булсын. Бу бәйләнеш шушы проектта катнашкан һәрберебезгә көч-куәт бирсен! Бергә булыйк, бердәм булыйк!» – дип проектның оештыручыларына һәм катнашучыларына җылы теләкләрен җиткерде ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР «Алдынгылар хәрәкәте»нең республика бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

Чара Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 48 еллык стажы булган педагог Шәүкәт Сөләйманов истәлегенә багышланды, аның гомере туган телгә һәм мәдәнияткә фидакарь хезмәт итү үрнәге булып тора. 1945 елның октябрендә демобилизацияләнеп туган авылына – Кызыл Чишмәгә кайтып, укытучы хезмәтен дәвам итә, шуннан алып, туган авылы мәктәбендә лаеклы ялга чыкканчы татар теле укыта, завуч булып эшли. Авылда үзешчән сәнгать төркеме оештыра (үзе матур җырлый, бии, гармунда уйный), күпкырлы спортчы (футболчы, волейболчы, шахматчы, шашка уенчысы, көрәшче), спорт эшләрен җайга сала. Авыл халкының хөрмәтле кешесенә әйләнә, райондагы иң тәҗрибәле укытучыларның берсе булып таныла. Укучыларның гына түгел, укытучыларның да остазы була.

Конкурс йомгаклары буенча укытучыларның иң яхшы эшләре – эсселар, дәрес сценарийлары, методик һәм аналитик материаллар электрон җыентыкта басылып чыгачак, ул татар телендә укыту белән кызыксынучы барлык педагоглар өчен кыйммәтле ресурс булачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса