Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2016

Әлмәттә мунча янган

0

Бу хәл Тихоновка бистәсендә булган.

Янгын хакында хәбәр 3 гыйнвардә 18 сәгать 20 минутта килеп җитә. Коткаручылар килеп җиткәндә Вишневская урамында урнашкан йортның мунчасын ут тулысынча камап алган була инде. Аның мәйданы 12 кв метр тәшкил итә. 6 берәмлек техника, 17 кеше янгынны тиз арада сүндереп, алга таба таралуына комачаулык итә. 
Шәһәребезнең 27 нче янгын сүндерү бүлеге белгечләре фикеренчә, мондый фаҗигане булдырмый калу үзебезнең кулдан килә. Моның өчен бары тик янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Бигрәк тә яккан мичне, электр челтәренә тоташтырылган приборларны караучысыз калдырмаска кирәк. 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса