Зәйдә күпбалалы гаилә район башлыгыннан үзенчәлекле бүләк алды
Зәй район башлыгы Разиф Кәримов Яңа еллар чорында күп бала тәрбияләүче гаиләләрне аерым тәбрикләргә дә онытмады. Шундый үзенчәлекле очрашу шәһәребезнең 8 балалы Лукъяновлар гаиләсендә дә үтте. Узган ел район башлыгы аларга электрон фортепиано бүләк иткән иде. Быел Разиф Галиевич балаларны видео төшерү үзенчәлеге булган фототехника белән сөендерде.
