Аязучан болытлы һава көтелә
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Урыны белән кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил. Төнлә 13-18 градус, ә аязып киткәндә 23 градус салкын булачак, көндез 11-16 градус, көньякта 19 градуска кадәр салкыннар фаразлана. Юлларда бозлавык.Интертат.ру
