Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2016

Россия яшьләре "алтын"сыз калды

0

Россиянең яшьләр хоккей җыелма командасы дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады. Валерий Брагин шәкертләре финалда өстәмә вакытта боз хуҗалары – Финляндия командасына оттырды – 3:4.

Россия хоккейчылары төркем этабында Финляндия командасын откан булса да (6:4), финалның фавориты саналмады. Шуңа да карамастан, безнең яшьләр әздән генә могҗиза тудырмый калды – 2:3 исәбен белән оттырып барганда, уен төгәлләнергә 6,9 секунд калганда, исәпне тигезли алдылар. Әмма овертаймның берничә минутын гына карарга язган булып чыкты – икенче минутта ук Каспери Капанен хуҗаларга җиңү китергән гол кертте.

Бронза медальне Швеция хоккейчыларын отып (8:3), Америка җыелма командасы яулады.

Хоккей. Яшьләр арасында дөнья чемпионаты. Финал.

Россия U-20 – Финляндия U-20 - 4:3 ОТ (1:0, 0:0, 1:3, 0:1). Голлар: 1:0 Каменев (Проворов, Лазарев, 04:50, күплектә), 1:1 Лайне (Ахо, Пульюярви, 40:23), 2:1 Светлаков (41:41), 2:2 Ахо (Пульюярви, 50:07), 2:3 Рантанен (57:51, күплектә), 3:3 Проворов (Рыков, 59:54), 4:3 Капанен (Саарела, 61:33).


Капкачылар: Георгиев – Кяхкенен.

 

Интертат.ру 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса