Аязучан болытлы һава көтелә
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе мәгълүматлары буенча, 6 гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Урыны белән кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил. Төнлә 13-18 градус, ә аязып киткәндә 23 градус салкын булачак, көндез 11-16 градус, көньякта 19 градуска кадәр салкыннар фаразлана. Юлларда бозлавык.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52729
Фото: http://img-d.photosight.ru/362/4880937_large.jpg
