Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2016

Татарстанда бәйрәм табыны күңелсез тәмамланган

0

Кичә, 5 гыйнвар кичендә, Биектау районы үзәк хастаханәсенә күкрәк читлегендәге яра белән 29 яшьлек ир-ат китерелә. Аның Каенлы авылында яшәүче беркая да эшләмәүче кеше булуы ачыклана.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, әлеге ир-ат кунакта хәлдә зыян күргән. Ул моңа кадәр хөкем ителгәне булган 33 яшьлек авылдашына бара. Табын артында бергә кәефләнеп алгач, алар арасында бәхәс чыга. Шуның аркасында хуҗа кеше кунакка чәнечке белән чәнчи. РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсе буенча ("Кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян китерү") җинаять эше кузгатылган. Кызу канлы йорт хуҗасына 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Источник: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52763

Фото: http://rrnews.ru/system/files/news/12-2014/napala_s_vilkoy.jpg




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса