Көннәр тагын җылыта
Иртәгә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Кайсыбер урыннарда кар явуы, буран булуы ихтимал.
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү Идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, төнлә температура 4-9 градус салкын булачак. Көндез исә 1-4 градус салкын булыр дип көтелә.
11 гыйнварда исә көн шулай ук болытлы булачак. Һава температурасы 6-1 градус салкын булыр, дип фаразлый синоптиклар.
