Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2016

Билләһи дип килә кайтаваз(шигьрият)

0

Көн көнләшә миннән: Йөзең нигә,

Нурлырак ,ди, хәтта Кояштан?!

Жавап кайтарамын: Билләһи,  дим,

-Кунел кояш белэн охшашкан.

 

Төн көнләшә миннән: Шәүләң, әнә,

Иң чибәрне кочып югала?!

Җавап кайтарамын; Билләһи,  дим,

-Һэрчак мәхәббәттән көч алам.

 

Йолдызлар да миннән көнләшәләр,

Ай, Кояшны якын күргәнгә.

Жавап кайтарамын: Билләһи,  дим,

-Якын якынрак һәрхәлдә.

 

Чулманым да еш көнләшеп дәшә:

-Дулкыннарга үлеп китәсең?!

Жавап кайтарамын: Билләһи,  дим,

-Дулкын рухым, ни хәл итәсең?

 

Сандугачлар кайчак көнләшәлр:

-Безне уздырырга телисең?!

Жавап кайтарамын: Билләһи,  дим,

-Жаным моңлы булгач,  нишлим соң?

 

Хәтта, кычытканнар көнләшәләр,

Әремнәргә башым игәнгә.

Жавап кайтарамын: Билләһи,  дим,

-Туган туфрак тәме килгәнгә!

 

Көнләшәләр, кайчак көнләшәләр,

Дус –туганнар, читләр көнләшә?

Читен булыр иде дөньялары,

Кеше үз бәһасен белмәсә!?

 

Җавап кайтарамын кайтаваздай:

-Билләһидер серле һэр халэт!

Көнләштереп яшик дөньяларын-

Миннән сезгә изге әманәт!

 

Вазыйх Фатыйхов.

Фото:superfamely.info




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса