Зәйлеләр бадминтон уйный
Зәйдә шәһәр генә түгел, авыл мәктәпләрендә бадминтон спорты үсеш ала. Каникул көннәрендә Бигеш мәктәбендә кызлар һәм малайлар арасында бадминтон буенча ярышлар узды. Ул Раштуа турниры буларак, районның барлык авыл мәктәпләре укучылары катнашында зур оешканлык белән оештырылды.
