Зәй ветераннары искечә Яңа елга әзерләнә
Зәй районы Югары Мәлем авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре ел саен хезмәт һәм тыл ветераннары өчен искечә Яңа ел бәйрәме оештыра. Традициягә кергән әлеге бәйрәмне өлкәннәр көтеп ала, ул авыл химаячеләре булышлыгы белән оештырыла. Җирлек башлыгы Фәнзия Николаева әйтүенчә, бәйрәмгә әзерлек эшләре бара.
