Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2016

Төшемдәге балачак

0

Төшемдә мин кайтып килдем,

Балачак елларыма,

Рәхәтләнеп су коендым,

Җыбанай суларында.

Тамак ачып кайтын кердем,

Әни коймак пешергән.

Ашамыйча да туярсың,

Коймакның хуш исеннән.

Аркамнан сөйде дә әни,

Өстәлгә куйды коймак.

Алам диеп үрелгәндә,

Уянып киттем шулчак.

Аркамда тойдым мин озак,

Әнкәйнең кул жылысын.

Тик үзе юк яннарымда,

Килде үксеп елыйсым.

Еламадым ,сабыр иттем,

Күнелләрем тулса да.

Әнкәй шулай сөеп кит син,

Төшләремдә булса да.

Фәнис МӨХӘММӘТҖАНОВ

Яр Чаллы шәһәре.

Фото: http://i04.fotocdn.net/s3/148/public_pin_l/55/2353411731.jpg




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса