Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2016

2016 ел - Хәнәфи мәзхәбе елы булачак

0

Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2016 ел “Хәнәфи мәзхәбе елы” дип игълан ителде. Бу хакта  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең узган елның соңгы пленум утырышында яңгыраттылар.

 


Әлеге җыелышта республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә президиум әгъзалары, район имам-мөхтәсибләре, Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары катнашты, дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.

“Хәнәфи мәзхәбенең асылын аңлату бик мөһим. Хәнәфи мәзхәбе мәктәбе ул бабаларыбыз сайлаган юл һәм без бу юлны дәвам итәргә тиеш. Әлеге ел уңаеннан хәнәфи мәзхәбе галимнәренең китапларын чыгару, төрле конференцияләр үткәрү, республика олимпиадасын уздыру һәм башка эшләрне оештыру каралган”, - дип җиткерде Камил хәзрәт.

 

Чыганак: http://intertat.ru/tt/din-tt/item/52335-2016-el-hәnәfi-mәzhәbe-elyi-bulachak.html




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса