Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2026

Димитровград шәһәрендә «Туган илем - йөрәгемдә» иҗади бәйгесе игълан ителде

0

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәре мәгариф идарәсе җирле татар милли мәдәни автономиясе белән берлектә «Туган илем - йөрәгемдә» исемендәге иҗади бәйге игълан итә. Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасы телеграм-каналы хәбәр итә.

3-17 яшьтәге балалар арасында оештырылучы конкурс берничә номинациядә уза: «Туган илем - йөрәгемдә» темасына рәсем ясау, шигырь сөйләү (рус, татар һәм инглиз телләрендә) һәм җыр башкару. Башка еллардан аермалы буларак , быел 4 нче номинация барлыкка килгән - Герой шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан әдипнең шигырьләрен (рус, татар һәм инглиз телләрендә) сөйләү.

Гарзаларны 20 гыйнварга кадәр konkurstugantel@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. 30 гыйнвар көнне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак, диелә хәбәдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса