Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

2026 елда Яшел Үзән районында «Безнең ишегалды» программасына 62 территория кертелгән

0

2026 елда Яшел Үзән муниципаль районында «Безнең ишегалды» төзекләндерү программасына 62 ишегалды территориясе кертелгән, шуларның 43е Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан. Адреслар исемлеге, халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне һәм ишегалларының техник торышын исәпкә алып, муниципаль сайлап алу нәтиҗәләре буенча расланды.

Программага түбәндәге адреслар буенча урнашкан ишегаллары кертелгән: Карл Маркс урамы, 56, 58, 37А, 22 йортлар; Паратская урамы, 13, 2, 26, 24, 15, 10; Энгельс урамы, 12, 18, 24, 22, 20, 10, 16, 14; Ленин урамы, 60; Футбол урамы, 1; Рогачев урамы, 19, 1, 17, 21, 23; Фрунзе урамы, 16, 14, 18; Космонавтлар урамы, 3, 5; Комсомол урамы, 6; Засорин урамы, 14, 16; Беренче Май урамы, 45, 47 йортлар һәм башкалар.

Ишегалды территорияләрен төзекләндерү төрле яшьтәге кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып, иҗтимагый киңлекне комплекслы яңартуны күздә тота. Программа кысаларында тротуарлар һәм парковка зоналары, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштыру, каты коммуналь калдыклар җыю мәйданчыклары өчен нигезләрне яңарту, урам яктырткычларын алыштыру, эскәмияләр һәм савытлар кую планлаштырыла.

2025 елда Яшел Үзән районында программа кысаларында 60ка якын ишегалды территориясе төзекләндерелде.

«Безнең ишегалды» программасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла һәм шәһәр мохите өлкәсендә иң зур инфраструктура проектларының берсе булып тора. Аны гамәлгә ашыру чорында республикада 5174 ишегалды төзекләндерелгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса