Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2016

Татарстанда төнлә 30 градуска кадәр салкынайта

0

Көндез һаваның уртача температурасы 15-20 градус салкын булачак.

Иртәгә, 12 гыйнварда, Татарстан Республикасы буенча аязган вакытта төнлә 30 градуска кадәр салкын көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе хәбәр итә.
"Татар-информ" агентлыгына идарә башлыгы Феликс Гоголь сөйләгәнчә, республика буенча урыны белән температураның түбәнәюе көтелә. Төбәк буенча, тулаем алганда, төнлә 20-25 һәм иртән 15-20 градуска кадәр суыта. Юлларда бозлавык саклана.
Иртәгә Казанда төнлә 22-24 һәм көндез 17-19 градус салкын булачак.
13 гыйнвар төнендә Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән кар явачак. Һава температурасы 18-23 градус салкын тәшкил итәчәк, көнчыгыш районнарда - 29 градуска кадәр суык. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса