Татарстан Хезмәт министрлыгы: Һәр эшсезгә 12-13 вакансия туры килә
2025 елда Татарстанның хезмәт базарында төрле айларда вакансияләр саны 35 меңнән 40 меңгә кадәр тәшкил иткән. Бу хакта бүген Казанда ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Без һәр [теркәлгән] эшсезгә 12-13 вакансия туры килүе турында сөйлибез. Әгәр кешенең нияте, эшләргә теләге бар икән, без һәрвакыт ярдәм итәргә, яңадан өйрәтергә әзер», – диде ул.
Тулаем алганда, хезмәт базарындагы вазгыять мәшгульлекнең югары дәрәҗәсе белән характерлана. Төбәктә эшкә сәләтле халыкның 62 проценты мәшгуль.
«2022 елдан башлап без өстәмә рәвештә республика икътисадына моңа кадәр эшләмәгән 62 мең кешене җәлеп иттек. Бу бик җитди, югары күрсәткечләр», - диде Зарипова.
Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы коллегиясе утырышы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
