Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Зәйдә 2026 елда тугыз ишегалдын төзекләндерәчәкләр

0

Татарстанда республика Рәисенең «Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен комплекслы төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел республикада 13 муниципаль берәмлектәге 561 ишегалды территориясен яңарту планлаштырыла.

Исемлеккә Зәй районы да кертелгән – биредә тугыз ишегалды төзекләндереләчәк. Эшләр шул исәптән Макаров урамындагы 7а номерлы йорт ишегалдында да узачак.

Якынча схема нигезендә, әлеге территориядә юл өслеген яңарту, яңа эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру планлаштырыла. Эшләр тәмамланганнан соң, ишегалды йортта яшәүчеләр өчен уңайлырак булачак.

«Безнең ишегалды» программасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Бу – шәһәр мохите өлкәсендәге иң масштаблы инфраструктура проектларының берсе. Аны гамәлгә ашыру чорында республикада 5174 йорт төзекләндерелгән, программа 1,5 миллионга якын кешене, шул исәптән 300 меңнән артык баланы колачлаган.

Фото: ТР Зәй районы матбугат хезмәте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса