14 февральдә республикада «Россия чаңгы юллары» һәм «Татарстан чаңгы юллары» ярышлары уза
Татарстанда 2026 елның 14 февралендә «Россия чаңгы юллары – 2026» XLIV ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы һәм «Татарстан чаңгы юллары – 2026» республика массакүләм ярышлары узачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының шул хактагы боерыгы ТР хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Чаралар массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, төбәк халкын актив ялга һәм даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан оештырыла.
