Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2016

Нурлаттан – дүрт алтын медаль

0

Яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча ачык турнирдан безнең команда дүрт алтын медаль алып кайтты.

Турнир 9 гыйнварда Нурлат шәһәрендә узды. Әлеге бәйгедә Чирмешән, Чистай, Нурлат, Аксубай, Әлки районнарыннан 150 яшь көрәшче катнашкан. Безнең егетләр – 36 килограммга кадәр үлчәмдә чыгыш ясаган Илнар Хәмидуллин (Базарлы Матак), 40 килограммга кадәр үлчәмдә Данил Зәйнуллин (Алпар), 50 килограммга кадәр – Шәфкать Нуретдинов (Базарлы Матак) һәм 55 килограммга кадәр – Салават Мәрдиев (Базарлы Матак) беренчелекне алуга ирештеләр. Җиңүчеләребезнең тренеры Илдар Әхмиров.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса